Бүген районыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде (+фоторепортаж)
Татарстан лидеры бүген көннең икенче яртысында республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Илһам Валеев белән районыбыз басуларын карап әйләнде, хуҗалыкларда урып- җыю эшләренең барышы белән танышты. Аннан ул " Азык- төлек корпорациясе" басуында районыбызның хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвесторлар белән очрашты,...
Татарстан лидеры бүген көннең икенче яртысында республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Илһам Валеев белән районыбыз басуларын карап әйләнде, хуҗалыкларда урып- җыю эшләренең барышы белән танышты. Аннан ул " Азык- төлек корпорациясе" басуында районыбызның хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвесторлар белән очрашты, " Логос", " ВЗП Рыбная Слобода", " Азык- төлек корпорациясе", " Солтан" хуҗалыклары куйган күрсәтмә - банерлар белән танышты.
Район башлыгы Илһам Валеев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә районда бөртеклеләрнең 51 проценты суктырып алынган, уртача гектардан 30,4 центнер уңыш чыга."Логос", " Масловский", " Зюзино" хуҗалыклары уңыш күрсәткече буенча лидерлык итәләр. " Логос" та арпаның һәр гектарыннан 37 шәр өентнер уңыш алалар." Масловский" белән" Зюзино" да бөртеклеләрнең уртача уңышы 45 әр центнер тәшкил итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бәянләгәнчә, балыкбистәлеләрнең игенчелектәге быелгы реваншы сөенерлек хәл. " Моның өчен соңгы дүрт елда шактый тир түктеләр алар",- диде ул. Районның акча эшләргә өйрәнүен аеруча мактап телгә алды министр. Аннан килә, терлекчелектәге инвесторлар катнашындагы өметле багланышларыбызны хуплап узды.
Рөстәм Миңнеханов районда игенчелектәге эшләрнең куелышыннан канәгатьлеген, аерым юнәлешләрдә эшчәнлекне күәтләндерергә, мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланырга кирәклекне искәртеп үтте." Без булдыра алган кадәр авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтәчәкбез. Ашламалар, сыер малы алу өчен өстәмә акчалар җәлеп итәргә җыенабыз. Соңгы елларда уңышлы эшләгән дәүләти Программаларны киләсе елга да саклап калырга исәп итәбез",- диде Татарстан Республикасы Президенты.
Бу урында шуны да искә төшеп үтү урынлы булыр, катлаулы һава шартларына да карамастан, Татарстан соңгы елларда игенчелек продукциясе җитештерүдә үзенең югары потенциалын саклап калды- регионнар арасында беренче бишлектә үз урынын алды. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сөт җитештерү күләме буенча- икенче, бәрәңге уңышы буенча- икенче, ит җитештерү буенча- дүртенче урыннарны бүлеште. Шул нигездә, республика авыл хуҗалыгы продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә, күрше- тирәләргә дә сату итә.
Татарстан җитәкчелегенең мондый игьтибарлы карашын районыбыз хуҗалыклары үрнәгендә дә ачык күрергә мөмкин. Агросәнәгать өлкәсендәге биниһая яңарышлар, яңа сенаж- силос траншеяләренең барлыкка килүе, хуҗалыкларның өстенлекле- юнь бәягә заманча техника белән тулылануы- шуларның ачык мисалы булып торалар. Бүгенге көндәге " Кулон-Агро", Тегермәнлек Күгәрчен авыллары җирлегендә барлыкка килгән гигант төзелешләр дә шушы олы дәүләт кайгыртучанлыгы җимешләре бит.
Рөстәм Миңнеханов районга визитын туган авылы - Яңа Арыш авылының " Иман" мәчете белән танышу белән төгәлләде . Яңа төзелгән мәчетне карап: " Бик яхшы булган бу, халкыбызга игелекле хезмәт итсен иде",- дигән теләген җиткерде.
Вазыйх Фатыйхов.
Фотолар: Вазыйх Фатыйхов, Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев