Бүген көндез Балык Бистәсендә 22 градуска кадәр җылыта
Көн темасы

Бүген көндез Балык Бистәсендә 22 градуска кадәр җылыта

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитнне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 17-22 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң җылы (19-22) һава температурасы сакланса, көньяк-көнбатышта салкынчарак (17-20) булачак.

Казанда яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 18-20 градус җылы булачак.


10 сентябрьгә каршы төндә урыны белән яңгырлар кабатлана, 6-11 градус җылы булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48484

Фото: http://cvet-psy.ru/wp-content/uploads/2014/09/ece7f513749b465cfe8ddf9107df2b79_large.jpeg


җылы булачак

Нет комментариев