Бүген Казанда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты старт ала
Көн темасы

Бүген Казанда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты старт ала

Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының Казанда узачагы 2011 елның 15 июлендә билгеле булды. Татарстан башкаласы Мексиканың Гвадалахара шәһәрен һәм Гонконгны артта калдырып, ФИНА вәкилләренең ышанычын яулады.

Ярышлар 6 спорт төре буенча уза. Ачык суда йөзү буенча ярышлар - 25 июль-1 август, синхрон йөзү - 25 июль-1 август, суга сикерү - 24 июль-2 август, су полосы - 26 июль-8 август, хай-дайвинг - 3-8 август, ә йөзү 2-9 август көннәрендә үткәреләчәк.

Чемпионатта 75 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларда 190 илдән 2 923 спортчы һәм 1 490 рәсми зат катнашыр дип көтелә. (Чагыштыру өчен: 2009 елда Италия башкаласы Римда узган чемпионатта 185 илдән 2 500 спортчы катнашса, 2013 елда Испаниянең Барселона шәһәрендә үткән уеннарда 177 илдән 2 195 спортчы чыгыш ясаган). Казандагы чемпионатта 198 хөкемдар эшләячәк.

Ярышлар 4 спорт объектында үткәрелә. 10 990 тамашачы сыйдырышлы "Казан Арена" стадионында - йөзү һәм синхрон йөзү, Су спорты төрләре сараенда исә суга сикерү буенча ярышлар уздырыла. Әлеге бина 3600 тамашачыны сыйдыра. Су полосы өчен әзерләнгән 3 650 кешелек махсус аренада су полосы буенча ярышлар үтсә, 3 800 кеше сыйдырышлы "Казанка" аренасында хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча көч сынашачаклар. Күнегүләр уздыру өчен өстәмә объектлар да каралган. "Буревестник", "Олимп", "Оргсинтез" һәм "Акчарлак" бассейннары - әнә шундыйлардан.

http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/46671


дөнья чемпионатының Казанда узачак

Нет комментариев