Бүген дә Балык Бистәсендә кар һәм буран көтөлә
Көн темасы

Бүген дә Балык Бистәсендә кар һәм буран көтөлә

Бүген 9 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда урыны белән көчле кар яву, буран булуы көтелә, юлларда кар көртләре, җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: буран, көчле кар яву, җил юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына да куркыныч тудыра. Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булырга, башка машиналарны узарга чыкмаска, тизлекне салмак кына киметергә киңәш итәләр.
Пассажирларга исә юлларга чыкмаска, уңайлы, үкчәсез аяк киеме кияргә киңәш ителә. Егылган очракта травмотологлар янга егылырга киңәш итә, чөнки нәкъ менә бу вакытта сынулар, имгәнүләр булмый кала.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52803

Фото: http://zodiac5.ru/uploads/b69e8e4b5a1a0bf83b30c86d7982375d.jpg


кар буран

Нет комментариев