Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Көн темасы

Бүген безне нинди һава торышы көтә?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.

Республика районнарында урыны белән көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 10-15 градус җылы булачак. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында - салкынчарак, көньяк һәм көньяк-көнбатышта җылырак һава температурасы саклана.

30 сентябрьгә каршы төндә яңгыр явачак. Һава температурасы 3-8 градус җылы булыр дип фараз кылына.

intertat.ru

Фотосы: moyby.com


Нет комментариев