Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Балык Бистәсендә яңгыр явачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында төнлә кар явачак. Көндез исә юеш кар, хәтта яңгыр яву ихтималы да бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Игътибарлы булыгыз, юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә 5 градуска кадәр салкын булса да, көндез 2 градус җылы булачак. Казанда төнлә - 2 градус салкын, көндез, киресенчә, 2 градус җылы булачак.

12 декабрьгә каршы төндә бераз кар явачак, буран чыгарга да мөмкин. Һава температурасы 6 градуска кадәр салкын булыр дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51913

Елена Никитина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңгыр