Бүген Балык бистәсендә көн салкынча, болытлы булачак
Көн темасы

Бүген Балык бистәсендә көн салкынча, болытлы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 3 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгатьләрдә күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу ихтималы да бар. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 16 метрга, ә яшен вакытында тагын да көчәеп, 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген республикада көндезге һава температурасы 15-20, Казанда - 15-18 градус җылы булачак. Башкалабызда шулай ук яшенле яңгыр яву ихтимал.

4 июльгә каршы төндә Татарстанда әле кыска вакытлы яңгырлар күзәтелә. Һава температурасы 7 градуска кадәр төшә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45980


Бүген Балык бистәсендә көн салкынча, болытлы булачак

Нет комментариев