Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Балык Бистәсендә Хәтер көне узды(+фотолар)

22 июнь-илебездә кайгы һәм хәтер көне буларак билгеләп үтелә.

Бу чара районыбызда да уздырыла. Район мәдәният йорты каршында үткәрелгән быелгы митингка да сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин митингта ясаган чыгышында утлы еллар тарихын искә алып үтте. Районнан сугышка 12 меңләп кеше киткән. Шуларның дүрт меңе хәбәрсез югалган, биш меңе яу кырында һәлак булган. Бүгенге көндә эзтабарлар ярдәмендә хәбәрсез югалганнарның каберләре барлана, аларны Хәтер китабына теркәү бара.

-Бүгенге тыныч көн өчен без ветераннарга рәхмәтле. Тик ни кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүген алар кырык өчкә генә калды,-диде ул.

Районыбыз тарихын өйрәнеп, шул хакта китап нәшер иткән Мария Трофимова әлеге чарада катнашучы укучыларга республикабыз Хәтер китабын күрсәтеп, аның турында сөйләде. Китапны тотып карарга теләк белдерүче балалар да булды. Алар бергә җыелып китап битләрен ачып карадылар. "Әби-бабаларыгызны онытмагыз, хөрмәт итегез. Алар безнең тарихыбыз",-диде Мария Ивановна. Шуннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Соңыннан сугышта һәлак булучылар истәлегенә гирлянда куелды.

Бу көн өлкәннәребез күңелендәге яраларны кабат яңартты кебек. Митингка килгән ветераннар Геройлар аллеясы каршында басып озаклап сөйләшеп тордылар. Бер-берсеннән хәл-әхвәлләр сораштылар, дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Укучылар да алар янәшәсеннән китмәделәр. Бергәләп фотога төштеләр, һәйкәл-обелискларны карап чыктылар.

-Балаларны митингка һәр елны чакырабыз. Аларга патриотик тәрбия бирү һәм тарихны онытмасыннар өчен бер дигән чара булып тора бу,-диде мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне узды