Бүген Балык бистәсендә бераз салкынча була
Көн темасы

Бүген Балык бистәсендә бераз салкынча була

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 30 июньдә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә көчле яңгыр булуы көтелә.

Республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы фаразланыла. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә.

Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә - 16-21, көндез 28 градус булачак.

Көчле җил, яшен Казанны да читләп үтми. Башкалада төнге сәгатьләрдә 16-20, көндез исә 26 градус җылы була.

1 июльгә каршы төндә тагын да суыта - 12-17 градус. Яшенле яңгырлар яву ихтималы да бар.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45852

Фото: kreditvtumeni.ru


Бүген Балык бистәсендә бераз салкынча була

Нет комментариев