Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 15 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Талгын җил исә.
Республикада уртача һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, көндез исә 2-7 градус җылы булачак.
Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатләрдә 0-3 градус җылы булса, көндез 4-6 градуска кадәр җылыта.
16 октябрьгә каршы төндә төнендә Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы 0-4 градус җылы булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49761
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев