Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген- 12 гыйнварга каршы төндә, республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана.
Казанда төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак.
Салкыннар тиз генә чигенерме, әйтүе кыен. Ә менә 13 гыйнварга каршы төндә 18-23, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр салкын булуы әйтелә. Бераз кар ява, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52890
Фото: https://g-a.d-cd.net/7f9d188s-960.jpg
Нет комментариев