Бүген Балык Бистәсендә 1 градус кына җылы булачак
Көн темасы

Бүген Балык Бистәсендә 1 градус кына җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада бүген кич, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы бар. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшен булачак, дип җиткерә синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыфр ява.


Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез - 9-14 градус җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-7, көндез - 10-12 градус җылы булыр дип фараз кылына.

23 апрельгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр ява. Һава температурасы 1 градус кына җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56791

Фотосы: 25mb.ru


Һава торышы

Нет комментариев