Бүген Балык бистәсе районында “Китап бәйрәме” кичәсе узды (фото)
Бүген Балык бистәсе районы үзәк китапханәсендә Татар китап нәшриятыннан бер төркем вәкилләр "Китап бәйрәме" дип аталган очрашу үткәрде.
Кунакка Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин, А.Алиш исемендәге исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Дания Гайнетдинова, Татмедиа җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, "Гаилә һәм мәктәп" журналының редакторы Гөлүсә Закирова, "Казан утлары" журналы хезмәткәре, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗевлар килгән иде. Район үзәге һәм авыллардан да китап сөючеләр күпләп җыелды.
Тантана башланганчы яңа басылып чыккан китаплардан күргәзмә оештырылды. Ассортимент зур иде. Биредә классик әсәрләр, урта буын, яшь авторларның китаплары, балалар өчен китаплар, уку әсбаплары, белешмәләр, килгән кунакларның яңа басылган иҗат җимешләре урын алган. "Китапларны өстәлгә урнаштырып та өлгермәдек, килеп карый, сатып ала да башладылар",-ди Ленар Шәехов.
Аннан барысы да залга үтте. Бәйрәмнең төп өлеше башланды. Кунакларны башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин сәламләде. Барысын да район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады. Районда булган үзгәрешләр, төзелешләр белән таныштырды. Китап укырга теләге булган кешегә мөмкинлекләр зур булуын, күп китапханәләрнең эшләп торуын әйтте. Аннан сүзне килгән кунакларга тапшырдылар. "Татар халкы элек-электән белемле, абруйлы булган. Китап безнең өчен изге әйбер. Гомер буе Коръән белән Кол Гали әсәре янәшәдә торган. Бүгенге көндә нәшриятта ике йөзгә якын басма дөнья күрә",- дип сөйләде Ленар Шәехов. Равил Фәйзуллин да якташларын сагынып кайткан. "Очрашуга ничек кайтмыйсың инде. Безнең горурланырлык шәхесләребез бар бит. Районыбыздан чыккан талантлы язучыларыбыз бик ишле. Китап - безнең юлдашчы, ярдәмче, иман-ышаныч тудыручы, хыялларны тормышка ашыручы. Китап турында сөйләшү беркайчан да артык түгел",-диде ул. "Эчтәге хисләребез китапларда безнең. Мин әсәрләрне радиодан яңгыратам. Китап укымасаң зиһен саега бит. Яшьләребез укысыннар иде",-дигән теләкләрен җиткерде Дания Гайнетдинова. Балык бистәсе районын Сөмбел Таишева үз итә икән. Соңгы ике ел эчендә генә дә өч тапкыр очрашуга кайткан. Бу бәйрәмгә дә бик теләп килгән. Элек китапханәләрдә зур чират булуын, яңа китапларны көтеп алып укуларын сөйләде ул. Нәшриятта басылган журналлар турында әйтеп узды. Гөлүсә Закирова район, авылларга очрашуга барганда китапханәләр, андагы китаплар белән кызыксына икән. "Китаплар күп һәм яңалары бар икән, димәк чыгымнары да бар дигән сүз",-ди ул. "Гаилә һәм мәктәп" журналында булган үзгәрешләр турында сөйләде, календарь да чыгарулары турында әйтте. Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев безнең районга беренче тапкыр килүен әйтеп үтте һәм "Казан утлары" журналының эшчәнлеге белән таныштырды. Соңгы чыккан саннары турында сөйләде. "Җиденче санны Лениногорск төбәгенә багышладык. Һәр төбәк белән дә аерым сан эшләп булмый. Ә менә сезнең як белән аерым сан чыгарырга була дип уйлыйм. Сезнең якта яшь шагыйрьләр дә күп, бәйгеләрдә дә катнашалар",-диде ул. "Авыл офыклары" гәҗите редакторы, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. "Әдәбиятның йолдызлары җыелган монда. Бу заллар һәрвакыт тулы, һәрдаим очрашулар, бәйрәмнәр үткәрәләр монда",- диде ул.
Бәйрәмдә викторина да үткәреп алдылар. Тамашачылар кызык сорауларга тапкыр җаваплар да бирделәр. Соңыннан очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләкләр җиткерделәр.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев