Бүген Балык Бистәсе районында 22 градус җылы булачак
Көн темасы

Бүген Балык Бистәсе районында 22 градус җылы булачак

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Андый урыннарда күз күреме 500 метрдан кимергә мөмкин.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарда иң җылысы булачак - температура 22 градуска кадәр шул районнарда күтәрелә.

Казанда да явым-төшем көтелми, һава температурасы 18-20 градус булачак.

18 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48816

Фото: http://podkat.vokar.net/uploads/posts/2010-12/1293062882_img-073.jpg


явымтөшемсез

Нет комментариев