8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.
Татарстанда аерылышучылар кими
- Гаилә бәйрәмен каршы алганда Татарстанның демографик һәм башка шундый социаль күрсәткечләрендә күзәтелгән уңай үзгәрешләр игътибарга лаек. Безнең республикада халык саны үсә: тууычылар саны үлүчеләрдән күбрәк - агымдагы елның 6 ае эчендә туу турында 2 987 таныклыкка күбрәк бирелде, - ди Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. - Әлеге вәзгыятькә, әлбәттә, яшь гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан төрле ярдәм чаралары күрсәтелүе, ана капиталын тапшыру кебек программалар да йогынты ясый. Әгәр 2006 елда гаиләдә беренче булып туган балалар - 59,5 процентны, икенче һәм өченче булып туганнар 40,5 процентны тәшкил иткән булса, быел беренче һәм икенче булып дөньяга килгән балалар - 42шәр процентка, өченче булып туганнар - 12 процентка, дүртенче һәм бишенче балалар 3,4 процентка җитте.
Татарстанда уртача гомер озынлыгы үскән: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2014 елда халыкның уртача гомер озынлыгы бер елга арткан, бүгенге көндә ул 72,2 яшькә тиң.
Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, Татарстанда аерылучылар саны кимүе дә сөендерә: 2015 елның алты ае эчендә республикада 6 267 пар аерылышкан, бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 15,7 процентка, ягъни теркәлгән 1 169 актка азрак. Гомумән, бүтән төбәкләргә караганда да, Татарстан аерылышучылар саны буенча алгы рәтләрдә тормый. Бездә бер мең кешегә аерылышу турында 653 акт туры килсә, Новосибирск өлкәсендә - 830, Сведлау өлкәсендә - 733, Самар өлкәсендә - 838, Түбән Новгород өлкәсендә - 771, Мәскәүдә - 653, Санкт-Петербургта - 641.
- Балаларның, илебезнең иминлеген тәэмин итәргә теләсәк, беренче чиратта, гаиләләрнең ныклыгын сакларга кирәк. Шуңа күрә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бәйрәмнәр уздыру гаилә кыйммәтләрен таныту өчен зур әһәмияткә ия, - ди Альбина Шәвәлиева.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, бу атнада Татарстанда 536 пар никахларын теркәячәк.
Дин гаилә кыйммәтләрен саклау яклы
Казаннан протоиерей Алексей Чубаков сүзләренчә, бүгенге яшьләр еш кына гаилә коруның бөтен җаваплылыгына төшенеп бетми.
- Христиан динендә изгеләштерелгән Петр белән Феврониянең үз балалары булмаган. Гаилә - ул ир белән хатын бергә балалар үстерүне генә аңлатмый. Гаилә кору - башка кешене кайгыртып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлык-куанычларны бергә бүлешеп, тормыш юлын кулга-кул тотынышып узу дигән сүз. Буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә традицияләрен замана шаукымыннан саклау мөһим. Петр һәм Феврония көне - чит илләр тарафыннан безнең җәмгыятькә тагылган, үзе коммерцияләштерелгән, "Гашыйклар көне" дип үткәрелүче Изге Валентин көненә алмаш булырдай тирән мәгънәле бәйрәм, - ди протоиерей.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров дөньядагы бөтен диннәр, шул исәптән ислам дине дә, гаилә кыйммәтләрен яклап чыгуын ассызыклый.
- Татарда өйләнү сүзе - өйле булу дигәнне аңлата. Кеше никадәр генә бай тормышта, зиннәтле сарайларда яшәмәсен, өйләнмичә торып ул чын өен тапмаячак, бәхетле булмаячак. Шуңа күрә һәр кеше гаилә корырга һәм гаиләсен күз карасы кебек сакларга омтылырга тиеш. Бүген гаилә, мәхәббәт, тугрылык төшенчәләре модадан чыгып барганда, кешеләрне ялтыравыкка алданмаска өндәргә кирәк, - ди Рөстәм хәзрәт.
70 пар медальгә лаек булачак
Гаилә көнендә Татарстанның иң үрнәк 70 парына Россиянең "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен тапшырачаклар. Әлеге медальгә 25 елдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы балалар үстергән парлар лаек булачак. Бүләкләнүчеләр арасында табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хезмәт династияләре, дәүләт эшлеклеләре бар.
Шулай ук бу атна дәвамында Татарстан ЗАГСларында гаилә тормышының көмеш, алтын, бриллиант юбилярларын котлау тантаналары да узачак. Андый парларга Гаилә көненең билгесен - ромашка чәчәкләре бәйләмен бүләк итәчәкләр.
8 июльдә исә республикадагы һәр шәһәр һәм районда гаилә бәйрәмнәре үткәреләчәк. Мәсәлән, Казанда бәйрәм программасы кичке сәгать 5тә "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда башланачак. Биредә ун гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру, концерт, балалар һәм ата-аналар өчен төрле күңел ачу чаралары, уеннар каралган. Кунаклар 30 метрлы картина ясауда катнаша алачак, Казансу ярында гаилә Сабан туе узачак. Бәйрәм ачык һавада кино карау белән тәмамланачак.
Түбән Каманың "Нефтехимик" паркында да никахлашуларына 25 ел тулган биш парны бүләкләү, концерт программасында җыр һәм биюләрдән тыш, никахлашу, исем кушу йолаларын сәхнәләштерү, яшь парлар парады оештыру да көтелә. Әлмәт шәһәренең "Татарстан нефтенең 60 еллыгы" исемендәге Шәһәр мәдәният һәм ял паркында истәлекле медальгә лаек булган өч гаиләгә генә түгел, ә юбиляр гаиләләргә дә хөрмәт күрсәтеләчәк. Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ун парга медальләр тапшырганнан соң, бер яңа гаиләне теркәү тантанасы үткәреләчәк. 8 июльдә Татарстанда барлыгы 74 пар язылышачак.
Татарстанның социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре бу атнада балалар лагерьларында, балалар иҗат үзәкләрендә, китапханәләрдә (һ.б.) Гаилә көненә багышлап, төрледән-төрле бәйрәм чаралары тәкъдим итәчәк. Әйтик, Казанның Идел буе районы ЗАГС идарәсе 8 июльдә Гаилә көнен Зөя утравында каршыларга чакыра.
Нет комментариев