Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 26 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.
Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы - 23-28 градус җылы булачак. Иң җылысы - республиканың көнбатышында һәм көньяк районнарында - 24-28 граду җылы. Ә көньяк-көнчыгышта бераз гына салкынчарак - 23-25 градус чамасы.
Казанда да явым-төшем көтелми. Һава температурасы 24-26 градуска кадәр күтәрелә.
27 сентябрьгә каршы төндә явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнлә -9-14, ә 27 сентябрь көндез 22-27 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49103
Нет комментариев