Бүген 26 градуска кадәр җылыта
Көн темасы

Бүген 26 градуска кадәр җылыта

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүгенгә шундый фаразларын җиткерде.

Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы саклана. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 21-26, Казанда 25 градуска кадәр җылы.

Исегезгә төшерәбез, синоптиклар Татарстанда 29 сентябрьгә кадәр чамадан тыш кызу көннәр сакланачак, дип хәбәр итте.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49056

Фото: http://img25.imageshack.us/img25/62/autumnhdwallpapers10.jpg


аязучан болытлы һава

Нет комментариев