Бүген 12 градус җылы булачак
Көн темасы

Бүген 12 градус җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан искән талгын җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - көньяк-көнчыгыш тарафтан исә башлый.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача - 12, Казанда - 11 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56209

Фотосы: playcast.ru


Һава торышы

Нет комментариев