Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бердәм Россия” башлангычына җирлекләр кушыла

Агымдагы елның сентяберенә билгеләнгән Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе старт алды.

Бүгенге көнгә мәгьлүм булганча, безнең район сайлаучылары кергән Лаеш сайлау округы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән хәзерге депутатыбыз Дмитрий Самаренкин (бер мандатлы округтан), Валерий Миронченко һәм Михаил Сыровацкий (исемлек буенча) депутатлыкка кандидатлар булып теркәлделәр.Бу көннәрдә алар районыбыз сайлаучылары белән очрашуларга әзерләнәләр.

Шуны да искәртеп үтиек, якын вакытларда авыл җирлекләрендә Халык җыеннары башланып китәчәк.Элеге чараларны үткәрү- "Бердәм Россия" партиясе башлангычы һәм тәкьдиме булды. Халык җыеннарының төп максаты җирлекләрдәге проблемаларны, халык ихтыяҗындагы мәсьәләләрне хәл итүдә җирле халыкның кыйммәтле фикерләрен туплау. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова ассызыклап үткәнчә, эшлекле тәкьдимнәр "Бердәм Россия" партиясенең 5 елга исәпләнгән стратегик планына кертеләчәк. Халык җыеннарында Лаеш районы иҗат коллективларының чыгыш ясауы да көтелә. Әйтиек, лаешлылар 25 июльдә-Ямаш авылы мәдәният йортында,15 августта - Олы Солтан авылының күп функцияле үзәгендә, 4 сентябрьдә Күгәрчен авылы мәдәният йортында зур концерт программалары белән чыгыш ясаячаклар. Безнең махсус хәбәрчеләребез Халык җыеннарыннан оператив хәбәрләрне укучыларыбызга даими җиткереп барачаклар.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев