Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда - бозлавык.
Республикада явым-төшемнәр вәгъдә ителми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 22-27, аязган вакытта - 28-33 градус салкын булачак. Көндез бераз җылыта - 15-20, кынчыгыш районнарда 24 градус салкын булыр дип фаразланыла. Республиканың көнчыгыш районнарында - иң салкын, көнбатышта - иң җылы һава температурасы саклана.
Казанда төнлә - 22-27, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 16-19 градус салкын.
28 гыйнварга каршы төндә Татарстанда бераз кар явачак, томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 16-21, аязганда 22-27 градус салкын булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53516-beraz-gyina-җyilyita.html
Фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=98044fb33742826856cff8b4a49d20b1&n=33&h=190&w=254
Нет комментариев