Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балыкбистәлеләрне яңгырлы көн көтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 16 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр көтелә.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 0-5, көндез 2-7 градус җылы булачак.

Казанда да яңгыр яву ихтималы бар. Төнге сәгатьләрдә 1-4 градус җылы булса, көндез һава температурасы 4-6 градуска кадәр күтәрелә.

17 октябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49803

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңгыр