Балыкбистәлеләр тарихи праймеризга әзерләр(фото)
Көн темасы

Балыкбистәлеләр тарихи праймеризга әзерләр(фото)

«Бердәм Россия» партиясе республикабызның лидеры вазыйфасына кандидатлар күрсәтүдә партия эчендә тавыш бирүне җәмәгатьчелеккә ышанып тапшыруы белән Татарстан илебездә иң беренчеләрдән булып тарихка кереп калачак.

Исебезгә төшереп үтик, агымдагы елның 13 маеннан 5 июненә кадәр чорда Татарстанның 12 җәмәгать оешмасы Президент праймеризына (партия эчендә алдан тавыш бирү) Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итүчеләр арасында-Татарстан Республикасының эшмәкәрлек һәм предприятиеләр Ассоциациясе, студентлар Лигасы, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм крестьян хуҗалыклары, фермерлары Ассоциациясе, ветеран оешмалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бердәм яклап чыктылар. Праймериз өчен җәмәгатьчелек тагын өч кандидат күрсәтте. Алар-Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсенең экс-җитәкчесе Олег Морозов. 27 июнь көнендә сайлаучылар очрашуында кандидатларның өчесе сайлап алыначак.

Аларны исә 33 республика җәмәгать оешмалары һәм "Бердәм Россия" вәкилләре мәгълүмлаячак. Праймериз нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" партиясе үзенең чираттагы конференциясендә Татарстан Президенты постына үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Бу җәһәттән, әлеге праймеризда безнең районыбыздан да 34 вәкил катнашачак. Моңа кадәр «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсе җирле Советларга партия эчендә алдан тавыш бирүне оештырган иде. Хәер, болар хакында төгәлрәк мәгълүматны «Бердәм Россия» партиясенең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мөдәрис Гаяновның үзеннән алыйк.

-Мөдәрис Нургалиевич, районда "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан тавыш бирү чарасы турында кыска гына таныштырып китсәгез иде?

-Әйе, партия эчендә алдан тавыш бирү 27 мәйданчыкта барды. Тавыш бирүчеләр барысы 274 кандидат белән очрашулар үткәрделәр, аларның программалары белән таныштылар. Шуны билгеләп үтәр идем, праймериз һәр җирлектә зур активлык, ябык тавыш бирү юлы белән гаделлек шартларында узды. Тавыш бирүчеләр 169 кандидатка өстенлекләрен күрсәттеләр. Шулай итеп сентябрьдә узачак сайлауларда кандидатлар күрсәткәндә, без праймериз нәтиҗәләрен файдаланачакбыз.

-Бу атна азагында «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Президентына кандидатлар белән Казан шәһәрендәге очрашуда район вәкиллеге зур составта булачакмы?

-Әлеге чарада районнан 34 сайлаучы катнашачак. Шуларның 14 е "Бердәм Россия" партиясенең район бүлеге каршында нәтиҗәле эш күрсәтүчеләр, лаеклы кешеләр. Ә яртысыннан артыгы җәмәгать оешмалары вәкилләре. Бу мисал үзе генә дә безнең җәмәгатьчелеккә олы ышанычыбыз һәм ихтирамыбыз, сәяси уртак теләктәшлек билгесе булып тора.В

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев