Балыкбистәлеләр игътибар, һава торышы бозыла
Көн темасы

Балыкбистәлеләр игътибар, һава торышы бозыла

Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, республика территориясендә урыны белән көчле җил һәм яшен булачак.

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, һава торышының 1 августта төштән соң һәм кич, шулай ук 2 августта төнлә һәм көндез бозылуы фаразлана. Татарстан буенча урыны белән яшен булу ихтималы бар, шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тәшкил итәргә мөмкин. Төнлә 21, ә көндез 32 градуска кадәр эссе булачак.

intertat.ru

Фотосы: abakan.sibnovosti.ru


Нет комментариев