Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген - 27 октябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр ява.
Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Җил көньяк-көнбатыштан - талгын. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин.
Һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндез исә 2-7 градус чамасы җылы булыр дип фаразланыла. Татарстанның көнбатышында - җылырак, көнчыгышта - салкынчарак.
Казанда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булачак. Төнге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндез исә 3-6 градус җылы булачак.
28 октябрьгә каршы төндә юеш кар һәм яңгыр ява, һава температурасы 0 градус чамасында саклана.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50200
Фото: http://i36.beon.ru/98/98/2369898/34/92218434/2573634.jpeg
Нет комментариев