Балык Бистәсендә явым-төшем көтелми: җылыта
Көн темасы

Балык Бистәсендә явым-төшем көтелми: җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада явым-төшем күзәтелми. Синоптиклар фаразлавынча, төнге һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. Урыны белән кырау төшү ихтималы бар: туфракта - 1 градуска кадәр салкын. Көндез 19 градуска кадәр җылыта.


Казанда төнге сәгатьләрдә - 7, көндез - 18 градус җылы булыр дип фараз кылына.

http://intertat.ru

Фотосы: anywalls.com


Нет комментариев