Балык Бистәсендә томан, яңгыр һәм 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Көн темасы

Балык Бистәсендә томан, яңгыр һәм 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Атнаның беренче көне яңгыр һәм пыскак яңгырлы булачак. Урыны белән томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән җил исә.

Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 5-10 градус җылы булачак.

Казанда көн явымлы булачак, һава температурасы 6-9 градуска кадәр җылына.

24 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51237

Фото: http://златоселище.рф/img/h700/p155191_8661.jpg


җылы томан

Нет комментариев