Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 31 июльдә, республикада иртән, шулай ук көндез дә томан төшәргә мөмкин.
Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Шулай ук урыны белән яшенле яңгыр булу ихтималы бар, җил көчәя.
Һава температурасы 23-28 градус җылы булачак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә, яңгыр явачак. Һава температурасы 25 градуска кадәр җылыта.
1 августка каршы төндә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура - 14-19 градустан артмый.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46951
Ильмира Мухаметзяновоа фотосы.
Нет комментариев