Балык Бистәсендә көндез кабат җылыта
Көн темасы

Балык Бистәсендә көндез кабат җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнанрында кар ява, урыны белән буран чыгу ихтимал. Көнбатыш, көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 16 метрга җитеп көчәюе фаразланыла.

Татарстанда бүген көндезге һава температурасы - 1 градус җылы булачак. Казанда 1 градус салкыннан шулай ук 1 градуска кадәр җылы булуы вәгъдә ителә.

11 декабрьгә каршы төндә кайбер районнарда буран чыгачак. Һава температурасы 5 градуска кадәр түбән төшә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51882

Фото авторы: Айдар Фәйзрахманов.


җылы

Нет комментариев