Балык Бистәсендә көндез бераз җылыта
Көн темасы

Балык Бистәсендә көндез бераз җылыта

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

Татарстан буенча уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус салкын булачак. Иң салкыны республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында күзәтелә.

Казанда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булачак. Көндезге һава температурасы 2-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

17 ноябрьгә каршы төндә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Көньяк-көнчыгыш районнарда 12 градуска кадәр суыта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50956

Фото авторы: Елена Никитина.


җылыта

Нет комментариев