Балык Бистәсендә кар ява һәм 7 градуска кадәр суыта
Көн темасы

Балык Бистәсендә кар ява һәм 7 градуска кадәр суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, республиканың кайбер районнарында кар явуы көтелә.

Көньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көндез - 0-3 градус салкын булачак.

Казанда бераз кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә - 2-4, көндез исә 0-2 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51326

Фото авторы: Марс Мөхәммәтҗанов.


суыта

Нет комментариев