Балык Бистәсендә буран туктарга җыенмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген - 20 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.
Һава температурасы төнлә - 6-11, көндез - 2-7 градус салкын булачак.
Казанда исә төнге сәгатьләрдә - 6-8, көндез - 2-4 градус салкын.
21 гыйнварга каршы төндә күпчелек районнарда бераз кар ява, урыны белән буран чыга. Һава температурасы - 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр түбән төшә.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53221-tatarstanda-buran-tuktarga-җyienmyiy.html
Фото: http://ugranow.ru/wp-content/uploads/2015/12/08_sapozhki1.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев