Балык Бистәсендә бүген салкынайта
Көн темасы

Балык Бистәсендә бүген салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык.

Татарстанда уртача һава температурасы күпчелек районнарда төнлә - 4-9, ә көнчыгыш районнарда, аязган вакытта - 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 2-5, урыны белән 7 градуска кадәр салкын булыр дип фараз кылына.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-7, көндез - 2-4 градуска кадәр салкынайта.

16 декабрьгә каршы төндә Ттаарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар яву ихтималы бар. Һава температурасы 10 градуска кадәр түбән төшә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52029

Елена Никитина фотосы.


салкын

Нет комментариев