Балык Бистәсендә бүген кар белән яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көн дәвамында күпчелек районнарда кар, юеш кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән бераз буран чыгарга мөмкин, юлларда урыны белән бозлавык. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитүе фаразланыла. Һава температурасы 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын булачак.
Фото: http://www.playcast.ru/uploads/2014/12/20/11180371.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев