Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 28 октябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Юеш кар һәм яңгыр яву ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы көндез 2-6 градуска кадәр җылыта.
Казанда шулай ук явым-төшем вәгъдә ителә. Башкалада көндезге сәгатьләрдә 3-5 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50250
Фото: http://sarkelnovi.do.am/_pu/2/57066411.jpg
Нет комментариев