Балык Бистәсендә бүген дә буран, юеш кар явачак
Көн темасы

Балык Бистәсендә бүген дә буран, юеш кар явачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 12 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада вакыты белән явым-төшем - кар, һәм юеш кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, көчәючән. Юлларда - бозлавык, кар көртләре хасил булырга да мөмкин.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-4 градус салкын, көндез исә 3 градус җылыдан -2 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразланыла.

Казанда төнге сәгатьләрдә 3 градус салкын булса, көндез 2 градуска кадәр җылыта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50784

Фото: http://admin.bryansk.ru/wp-content/uploads/5696_23.jpg


кар буран

Нет комментариев