Балык бистәсендә бүген 23 градуска хәтле салкын булачак
Бүген, 22 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава. Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык саклана.
Төнге вакытта һава температурасы 14-19 градус салкын булачак. Аязган вакытта температураның -23 градуска җитү ихтималы бар.
Көндез 10-15 градус суыклар көтелә.
23 гыйнварга каршы төндә һәм иртән 22-27 градус салкыннар көтелә. Түбәнлектә урнашкан районнарда тагын да кырысрак - һава температурасы 28-33 градус салкын булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/40769-suyita.html
Фото:http://berdsk.me/news/page/315
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев