Балык Бистәсендә бераз суыта
Көн темасы

Балык Бистәсендә бераз суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында көндез явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар.

Татарстанда һава температурасы бераз гына түбән төшә башлый. Бүген көндезге сәгатьләрдә 2 граду салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Казанда исә 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр генә җылы булачак.

25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы 6 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51288

Фото авторы: Елена Никитина.


суыта

Нет комментариев