Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар һәм юеш кар яву ихтималы да бар.
Бүген кыска вакытлы буран булу ихтималы да кире кагылмый. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исә: төнлә уртача тизлектә, иртән һәм көндез көчле. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык.
Республикада уртача һава температурасы төнлә һәм көндез дә бер чама саклана - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы.
Казанда төнлә 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндезге сәгатьләрдә 0-3 градус җылы булачак.
21 октябрьгә каршы төндә бераз кар, кыска вакытлы буран булыр, дип фаразланыла. Җил көчле булачак. Һава температурасы 0дән 8 градуска кадәр түбән төшә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49935
Нет комментариев