Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Аерым районнарда кар ява.
Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә, юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 4-9, көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр суыта. Көндез 3-8 градус суык булачак.
Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә - 6-9, көндез исә 4-6 градус салкын булыр, дип фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51037
Елена Никитина фотосы.
Нет комментариев