Балык Бистәсендә алдагы төнгә 13 градуска кадәр салкынайта
Көн темасы

Балык Бистәсендә алдагы төнгә 13 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык.

Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә көндез 1-3 градуска кадәр салкынайта.

4 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 3-8, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. Игътибарлы булыгыз, юлларда -бозлавык.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51628

Фото авторы: Светлана Кутлина.


салкын

Нет комментариев