Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, шушы ике көндә - 26 һәм 27 гыйнварда явым төшем күзәтелми.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан, һава температурасының 25-32 градуска кадәр төшүе көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 21-26, көнбатыш районнарда - 27-32 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы - 16-21 градустан да югары күтәрелми. Республиканың көнчыгыш районнарында - җылырак, үзәк һәм көнбатыш төбәкләрдә салкын булачак.
26 гыйнварда Казанда явым-төшем вәгъдә ителми. Төнлә - 27-32, көндез - 19-22 градус салкын булыр дип фаразланыла.
27 гыйнварга каршы төндә шулай ук явым-төшем көтелми, кайбер районнарда томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 21-26 градус салкын булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53464
Фото: http://www.naturephoto.ru/Images/Frost-web.jpg
Нет комментариев