Балык Бистәсенә томан төшүе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 17 октябрьдә, республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм пыскак яңгыр көтелә
Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими.
Республика буенча уртача һава температурасы төнлә - 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. Көндез исә 4-9 градуска кадәр җылыта. Көнбатыш районнарда - җылырак, көньяк-көнчыгышта салкынча.
Казанда явым-төшем көтелми, аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә - 2-4, көндез 5-7 градус җылы булыр, дип фаразлана.
18 октябрьгә каршы төндә яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Һава температурасы 0 градус чамасы булыр дип көтелә.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49846
Фото: http://www.anypics.ru/pic/201211/1280x800/anypics.ru-54475.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев