Балык Бистәсенә салкыннар килә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән кар, җиңелчә буран булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчәючән җил исә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 8-13, көндез 5-10 градус салкын булачак.
Казанда да болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә - 8-12, көндез 6-9 градус салкын булыр дип фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52129
Елена Никитина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев