Балык Бистәсенә салкыннар килә
Көн темасы

Балык Бистәсенә салкыннар килә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республика районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә күпчелек районнарда 7-11 градус кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында аязган вакытта 13-15 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 5-11 градус салкын. Казанда төнге сәгатьләрдә - 7-10, көндез 5-8 градус салкын булачак.

30 декабрьгә каршы төндә бераз карявө һәм томан төшүе фаразланыла. Һава температурасы 11-16 градус салкын булачак диелә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52557

Фото: http://fonxl.ru/wp-content/uploads/2015/04/3000x2034.jpg


салкын

Нет комментариев