Муниципаль район башлыгы котлавы
Район башлыгы Илһам Валеев районның барлык укытучыларына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау-тәбрикләмәсен юллады. Анда: "Хөрмәтле укытучыларыбыз! Җир йөзендә сезне ихтирам белән телгә алмаучылар юктыр ул. Чөнки кече яшьтән үк балага иң элек әдәплелек, тәртиплелек орлыкларын сез саласыз. Әлбәттә инде, сыйфатлы белем бирүдә нәтиҗәле эшләвегез дә сөендерә. Киләчәктә дә яшь буынны катлаулы, авыр тормыш юлында адашмаслык, хезмәт сөючән һәм тирән белемле итеп тәрбияләрсез дип ышанам. Районның барлык укытучыларына, тәрбиячеләренә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм куанычлар телим",-дигән сүзләр бар.
Нет комментариев