Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айназ Россия чемпионы

Яшь, өметле көрәшчебез Айназ Билалов соңгы елларда матур җиңүләре белән куандыра. Агымдагы елда ул үз авырлыгында Татарстан чемпионы булды, Республикабызның беренче Президенты Кубогына үткәрелгән ярышларда җиңү яулады. Яшүсмерләр арасында район Сабан туе батыры булып калды.

Ә күптән түгел Айназ татарча көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклады. Казан шәһәрендә узган әлеге бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эль республикаларыннан, Пермь, Пенза, Төмән, Ярославль, Киров, Волгоград, Оренбург, Самара, Чиләбе өлкәләреннән иң көчле яшь көрәшчеләр килгән иде. Якташыбыз 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында барлык көндәшләрен бирелдереп Россия чемпионы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев