Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичкегә кадәр (18:00 сәгать) республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Аерым алганда, төнлә һәм көндез яшен, тизлеге секундына 17-22 (Казанда - 15-20) метрга җиткән көчле җил, кайбер урыннарда боз явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнү ихтималы турында кабат кисәтү белән чыкты.
Нет комментариев