Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кабат көйсезләнүе хакында хәбәр итә. Төнлә һәм иртәгә көндез яшен, төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә.
Төнге сәгатьләрдә, яшен вакытында җилнең кыска вакытка секундына 15-20 метр тизлеккә җитеп көчәюе ихтимал. Җилнең көндез дә көчле булуы фаразланыла - көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Яшен вакытында 18-23 метрга кадәр күтәрелергә мөмкин.
Иртәгә көндез Татарстанның аерым районнарында көчле яңгыр һәм боз яву ихтималы да югары, ди синоптиклар.
Һава температурасы төнлә - 11-16, көндез - 20-25 градус җылы булачак. Көньяк-көнчыгыш районнарда 28 градуска кадәр җылыта.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 11-14, көндез - 20-23 градус җылы. Урыны белән яшен, көчле җил булуы көтелә.
20 июньгә каршы төндә кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар булачак.Җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә дә мөмкин. Һава температурасы 16-21 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45516
Нет комментариев