Һава температурасы түбән төшә
Көн темасы

Һава температурасы түбән төшә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 8-13 градус җылы булачак. Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә - 7-9, көндезге сәгатьләрдә 10-12 градус җылы.

7 октябрьгә каршы төндә явым-төшем көтелми, һава температурасының 1-6 градус кына җылы булуы фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/

Фотосы: stihi.su


Нет комментариев