Атнаның беренче көне җылы булачак
Көн темасы

Атнаның беренче көне җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак - кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы әле төнлә генә 6-15 градус салкын булса, көндезге сәгатләргә 0-5 градус кына салкын булачак.

Казанда бүген көндез 1-3 градус салкын булыр дип фаразланыла.

19 гыйнварда кар явачак. Һава температурасы 9 градус салкын булыр дип көтелә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53134

Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/9826/101936197.f2/0_b0400_ac66f508_XL.jpg


җылы кар

Нет комментариев